Соңгы кыңгырау бәйрәме
Илшат: Кечкенә Илшат керә (кулында чәчәкләр):
- Мәктәп дигәннәре шушы буладыр инде. Нинди зур, ә тәрәзәләре балкып тора. Нишләп берәү дә юк соң әле? Кая соң Илназлар? Балалар бакчасына да мин иң беренче булып килә идем. Миннән соң Айгөл килә иде. Аннан Илназ белән Фәридә, Данияр, Алия, Газинур, ә иң соңыннан Фоат. Туктале, кемдер килә, ахры! Ә-ә, Айгөл икән! (Айгөл керә)
- Сәлам, Илшат! Әллә башкалар килмәдеме? Ә син гадәттәгечә беренче килгәнсең. Ә мин бу көнне шундый көттем, шундый көттем. Киемнәремне алдан ук хәзерләп куйдым. Илшат, без бит бүгеннән укучылар булдык.
Илшат:
- Әйе шул, Айгөл. 11 ел бер сыйныфта укыйсылар бар әле.
Айгөл:
- Әни әйтә: “Мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Әле яңадан сагынып искә алырсыз”, - ди.
- Белмим шул. 11 ел бик күп бит. Айгөл, менә бу чәчәкләр сиңа.
Айгөл:
- Рәхмәт, Илшат.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Соңгы кыңгырау бәйрәме | 22.81 KB |