Укучыга махсус меню
Россия Федерациясенең күп кенә регион мәктәпләрендә ашатуны камилләштерү эше башланган. Моны Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган гомуми белем бирү оешмалары мониторингы нәтиҗәләре буенча әйтеп була. Мониторангка 82 регион алынган.
Бүгенге көндә Россиянең 14 субъектында гомуми белем бирү оешмаларында укучылар туклануын камилләштерүче эксперементаль проектлар тормышка ашырыла. Өстәвенә, Татарстан Республикасы проектлары Сантк–Петербург шәһәре, Тамбов, Калуга, Оренбург, Кемеров, Липецк, Ростов, Калининград, Пенза өлкәләре, Ставрополь, Алтай, Краснодар һәм Красноярск крае белән беррәттән федераль ярдәм алу хокукына ия булды. Ә күп кенә башка регионнарда бүген үз инициативалары белән туклану системасын тәртипкә китерәләр.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтү хезмәте белән берлектә укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус меню төзегән. Әлеге меню тәкъдимнәр белән регионнарга җибәрелгән.
Чыганак: window.edu.ru