Шигырьләрем дәва булсын (Газинур Гафиятуллинга багышланган кичә)
1 нче алып баручы:
- Исәнмесез, кадерле кунаклар. Газинур Гафиятуллинга багышланган кичәбезне башлыйбыз. Газинур Гафиятуллинның исеме Бөек Ватан сугышының мәңге онытылмас геройлары исемнәре белән бер рәттә тора. Армия генералы А.Еременконың Татарстанга язган хатында мондый сүзләр бар: «Рус егете, безнең фронт солдаты, Александр Матросовның исеме бөтен дөньяга яңгырады. Ул, гәүдәсе белән немец дзоты амбразурасын каплап, үлемсез батырлык эшләде, һәм менә герой Матросов янәшәсенә герой Газинур Гафиятуллин килеп басты...»
2 нче алып баручы:
- Газинур 1913 елны Бөгелмә районының Сугышлы авылында туган. Аның әтисе бу авылда гомере буе батрак һәм көтүче булып эшләгән, аңардан да ярлырак беркем дә булмаган. Газинур бик яшьли әнисез кала, ул сигез яшеннән кулына чыбыркы тотып әтисе белән бергә көтү көтә башлый. Аңа мәктәпкә йөрергә туры килми.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Шигырьләрем дәва булсын (Газинур Гафиятуллинга багышланган кичә) | 26.31 KB |