Туган телемдәге музыкага, моңга гашыйк булганмын икән бит мин!
Туган җирне, туган нигезне ярату хисе миңа нечкә күңелле әниемнән күчкән бугай! Туган йорт, туган як турында җыр ишетсәм дә күзләремә яшь килә. Күңел кылларын тибрәтә торган җыр- моңнарга, тирән мәгънә салынган шигъри юлларга битараф булган кешеләрне бөтенләй анламыйм. Минем тирә-юньгә карашымның нинди булуына, кызыксынып эшләгән эшләремә, шөгыльләремә гаиләмнең, әти-әниемнең йогынтысы зур дип уйлыйм. Кечкенәдән музыка мәктәбенә биреп, мәсәлән, минем киләчәгем турында кайгыртып кына калмыйча, әти-әнием күңелемдә ниндидер нечкә тоемлау тәрбияләүгә ирешкәннәр. Ә мин, үзем дә сизмәстән, туган телемдәге музыкага, моңга гашыйк булганмын икән бит!
Бераз гына буш калган вакытымны файдалы үткәрсен дип, театр түгәрәгенә дә яздылар үземне. Татар телендәге шигырьләрне укып, пьесаларны уйнап татар сәнгатенә, татар халык иҗатына, милли киемнәренә кызыксынуым артты.
Сеңелем биергә бик ярата. Аның бу кызыксынуы, вакытлыча гына булып калмыйча, дөрес юлга этәрә торган бер тормыш юнәлеше булуына шикләнмим. Гаиләм бу очракта да, шул ук күзгә күренмәс тәрбия чараларын кулланып, зәвыклы татар кызы тәрбияләү өчен хәлләреннән килгән бар нәрсәне дә эшләргә әзер булуына иманым камил!
Мин шуны анладым: туган илне, туган телне яратучы бала тәрбияләү өчен, гаиләнең алай эшлә, болай эшлә диеп өйрәтеп торуы да кирәкми икән бит! Юкка гына, кечкенәдән сеңелем белән икебезне үзләре белән ияртеп, әти-әниебез безне концерттан-концертка, татар спектакльләрен карарга, музейларга, төрледән-төрле чараларга ияртеп йөрмәгәннәр икән! Бу аларның бер уңай тәрбия чарасы булуын хәзер генә аңладым! Мәркәзебездә күптән түгел узган җәйге Универсиадада безнең гаиләдән дә көчлерәк җан атучы җанатарлар булдымы икән! Сочида узган Олимпиада уеннарыннан соң тәэсирләребез әле дә булса көчле. Соңгы арада, гомумән, илем өчен горурлык хисе артканнан арта бара. Рәхмәт гаиләмә! Шушы чараларның үзәгендә кайнап, туган илем өчен, туган халкым өчен горурлык хисе тоеп, уңай тәэсирләр алып яшәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт!