Кызлар тулай торагы җимерелгән
1 Aug, 2008 Сылу 0
Төркиядә булган коточкыч фаҗига – тулай торак җимерелү сәбәпле 15 үсмер һәлак булган. Моңарчы бу сан 6 идеаннан 11гә күтәрелде. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучылар – 20. Әлеге дини оешма карамагында булган интернатта кыз балалар торган. Бина җимерекләре астында тагын ничә бала калуы әлегә билгеле түгел. Барлыгы исә фиҗигагә кадәр интернатта 45 бала булган.
Тулай торак җимерелүенең төгәл сәбәбе әлегә хәбәр ителми. Бәлки ашханәдә урнашкан газ баллоны шартлаудандыр.
Чыганак: www.5ballov.ru, www.itar-tass.com