Бүген – Тукай вафат булган көн
15 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
15 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафат булган көне. Быел аның үлүенә 101 ел тула. Шагыйрьнең гомере 1913 елның 15 апрелендә 20 сәгать 15 минутта өзелгән.
Казанда әлеге көн берничә чара белән искә алына. Бу көнне елдагыча шагыйрьнең Яңа татар бистәсендәге каберенә чәчәкләр салалар, 12 сәгать 30 минутта Г.Тукай исемендәге әдәби музейда галимнәр, тукайчылар катнашында Татарстан милли музее Галимнәр шурасының утырышы уза, 14.00 сәгатьтә музейда “Ядкәрләрдә – Тукай рухы” дигән чара башлана.
Чыганак: http://www.vatantat.ru