Казанда татар теленнән халыкара олимпиада узачак
15 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
28 апрель көнне Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданы оештыруга аукцион уздырачак. Бәйге М.Җәлил исемендәге опера һәм балет тетарында, ә мастер-класслар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак. Вакыты әлегә төгәл билгеле түгел.
Олимпиадада Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 14-25 яшьлек 300 егет һәм кыз катнашыр дип көтелә. Бәйге берничә этаптан торачак: татар теле, әдәбияты, тарихы һәм гореф-гадәтләрен белүне тикшерү өчен язма эш, сөйләм бәйгесе, башкару осталыгы, үз-үзең белән тыныштыру. Җиңүчеләргә планшет, фотоаппарат, видеокамера, электрон китаплар кебек кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Чара 12,2 млн сумга төшәр дип көтелә.
Чыганак: http://www.vatantat.ru