“Татар хатыны ниләр күрми…” Мөхлисә Бубый
“Татар хатыны ниләр күрми…” Бу җөмләне гасырлар авазы аша ишетеп, кайсы көнгә туры китерепәйтсәк тә, һичшиксез, нәкъ безнең чор фразасы бу диеп уйларга була.Иман ныклыгы, кылган гамәлләре белән дә бары тик горурлык хисләре генә тудыраала торган тарихыбызның легендар хатын-кызыМөхлисә Бубый язмышында да йөрәк авыртырлык урыннарбиһисап. Халкыбызның горурлыгы булып торган Мөхлисә Бубый – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый.
Татар халкын торгынлыктан чыгаруны үз бурычы итеп куйган җәдитчеләр тәрәккыйпәрвәр – “яңа кеше” тәрбияләүне хатын-кызның җәмгыятьтә һәм гаиләдәге хәлен үзгәртү белән бәйләп караганнар. Беренчеләрдән булып, бу проблеманың чишелеш юлларын галим, мөдәррис, дин белгече Ризаэддин Фәхретдин үз әсәрләрендә эзли башлаган. Яхшы тәрбияле, киң белемле кызлар гына чын милләт аналары булып җитешәчәк һәм киләчәктә милләтне алга алып барырлык шәхесләр тәрбияләячәк дигән фикерне дәлилләп чыккан ул.Мөхлисә Бубый тәкъдиренең бер өлеше үзеннән күпкә олы кешегә кияүгә чыгып, ахыры уңышсызлыкка дучар булып, ике баласы белән аерылып, яңа тормыш башлаудан тора. Изелгән татар хатын кызны яклаучы, киләчәккә өмет тудыручы Мөхлисә калган гомерентатар мөселман гаиләсе институтынабагышлый. Ризаэтдин Фәхретдинов башлангычындәвам итүче улбула.
1931-1937 еллар... Илнең аңлы, сәләтле, булдыклы, алдынгы фикерле, көчле ихтыяр көченә ия булган аерым уңай шәхесләрдән арынучоры...Ялган уйдырма, гаептагып, аларны кабул итәгә мәҗбүр итеп, физик җәзалаулар юлы белән гаиләләрен, нәселләрен куркыту юлы беләнникадәр уникаль шәхесләрне, асыл затларны җир йөзеннән себереп ташлаганнар. Мөхлисә Бубый да шул афәтле еллар корбаны.
Бүгенгесе көннеңпроблемаларын җиңеп чыгар өчен аның образы безгә юл яктырткыч йолдыз булып тора,тарихи шәхесләребезгә, динебезгә карата горурлык хисләре тәрбияли, әлеге олуг затларыбыз салган иманлы юлны, рухи ныклык үрнәген киләсе буыннарда да лаеклы рәвештә дәвам итәргә чакырып кала. Шул авыр тормыш шартларында башкаларга датаняныч ышаныч була алганшәхес бүгенгесе көндә дә безнең тормышта үзенең уңай яклары беләнүрнәк.