Татарстан Язучылар берлеге 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыена
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оешуга быел 80 ел тула. Бәйрәм чаралары 25 апрельгә билгеләнгән. Анда төрки телле мәмләкәтләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән күренекле әдипләр һәм язучылар оешмаларыннан вәкилләр чакырылган.
ТР Язучылар берлегеннән әнә шундый хәбәр алынды.
Аерым алганда, 25 апрельдә сәгать көндезге 1дә Татарстан Язучылар берелегенең Габдулла Тукай клубында “Бүгенге этапта төрки әдәбиятларының багланышларын камилләштерү буенча актуаль мәсьәләләр” темасына түгәрәк өстәл булачак. Кичке 6да Казандагы “Корстон” комплексында Язучылар берлегенең 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә рәвешендә бәйрәм тантанасы башлана.
26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп, Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Язучылар берлегенең юбилей чараларына килгән кунаклар аларда да катнаша.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru