“Мәктәп картасы” проекты яңа дәрәҗәгә чыга
Яшел Үзән шәһәренең №1 лицеенда “мәктәп картасының” пилот проект турында сөйләштеләр. Хәзер “мәктәп картасы” өстәмә мәгариф укуларында булуны контрольдә тоту һәм транспорт кушымтасын гына түгел, ә укучының мәктәпкә керү мөмкинлеген, мәктәптә туклануын контрольдә тотарга ярдәм итә, шулай ук китапханәдән китаплар алу һәм банк кушымтасын кертә.
Яшел Үзән районы мәктәпләре пилот проектта икенче уку елы катнашалар. “Мәктәп картасының” яңа рәвештәге пилот проектында Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбе, Яшел Үзән муниципаль районының 19 өстәмә укыту оешмалары катнаша. Димәк, киләсе вакытта яңа карталар белән 8,7 мең мәктәп укучы һәм 1,5 мең мәктәпкә кадәр укучылар һәм өстәмә мәгариф укуларына йөри торган урта профессиональ оешмалар укучылары куллана алачак.
“Татарстан Республика мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова белдергәнчә, әлеге проектны кертү белән әти-әниләр балаларының мәктәптә булуын, баланың чыгымнары, мәктәптә туклануын контрольдә тота алачак. Моннан тыш картага транспорт кушымтасы язылган. Җәмәгать транспортын кулланган укучылар транспортта барган өчен әлеге карта белән түли ала. Шулай ук карта ярдәмендә мәктәп китапханәсендә китаплар да алып була.
Башлангыч сыйныфлар өчен “мәктәп картасы” PayPass микрочибы белән браслет формасында, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен – карта формасында булачак.
Картаның балансын тулыландыру буенча операцияләрне комиссиясез, выпискаларны карауның әти-әниләр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы һәм инфоматлар аша башкара ала.
Чыганак: http://mic.tatarstan.ru/tat