Татарстан Дәүләт Советы студентларга Страсбургка юллама бирде
Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Европа сараена танышу сәфәренә сертификат кабул итеп алган КФУ студентлары бу атна дәвамында Страсбургта Европа Советының халыкара структуралары белән танышачаклар.
Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренә караганда, студентларның Европа сараена сәфәре, Европа Советы белән танышуы Казан федераль университетында югары квалификацияле белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирә.
Студентлар арасында Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары, конференцияләре призерлары һәм лауреатлары бар. Алар Европа Советы структурасы һәм яшьләр сәясәте белән танышачак, Европа Советы Парламент Ассамблеясенең язгы сессиясе утырышында күзәтчеләр сыйфатында катнаша.
Моннан тыш, студентлар үзләрен тренингларда һәм мастер-классларда сыный ала. Бу хакта ТР ДС ның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлекләре хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru