Күргәзмәгә Европа илләре урынына... Кырым килә
Тиздән Казанда “KITS-2014” Халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе ачылачак. Быел биредә катнашучы чит ил кунаклары саны башка еллар белән чагыштырганда азрак булыр, дип уйланыла. Моңа Россия һәм Европа илләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сәбәпче.
Әлеге халыкара күргәзмә Татарстан башкаласында ел саен үткәрелә. Максаты – халыкка туристик оешмалар, санаторий һәм курортлар турында мәгълүмат бирү, туриндустрия вәкилләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту, уртак проектлар булдыру.
Быелгы чара башка еллар белән чагыштырганда шактый “тыйнаграк” узар, дип белдерә оештыручылар. Ник дигәндә, башка елларда Татарстанга зур теләк белән килүче Европа илләренең күбесе әле һаман да күргәзмәдә катнашу-катнашмау турында мәгълүмат бирмәгән. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова сүзләренә караганда, бу соңгы вакытта Европа һәм Россия арасында катлаулыланып киткән каршылыклы мөнәсәбәтләр белән бәйле.
- Төгәл кайсы илләр турында сүз баруын әйтә алмыйм. Шунысын беләм – җавап бирмәүчеләрнең күбесе - Европа илләре, - дип белдерде Екатерина Барабанова журналистларга.
Хәер, күргәзмәне оештыручылар бу вәзгыятькә әллә ни борчылмый, чөнки чараның шактый үзенчәлекле узачагына шикләре юк. Ник дигәндә, быел биредә Кырым республикасы да катнашачак. Максатлары - халыкка Кырымдагы санаторий һәм курортлар турында сөйләү, шул рәвешле төбәккә туристлар җәлеп итү эшчәнлеген башлап җибәрү.
- Россия халкы Кырым белән күптәннән кызыксына. Саннарга ышансак, бирегә барырга теләүче туристлар саны Сочи белән чагыштырганда да күбрәк. Моңа кадәр күпләрне Кырымга барудан нәкъ менә ил чиген узу процессы тыеп торды. Хәзер исә андый проблема юк, - дип аңлатты Екатерина Барабанова.
Аның сүзләренә караганда, әлбәттә, халык Төркия, Мисыр кебек илләрне Кырымга алыштырмаячак. Өстәвенә, әлеге ярымутрау үзен сәламәтләндерү- тернәкләндерү комплексы буларак популярлаштырырга ниятли. Нәкъ менә шуңа күрә Кырым республикасының курортлар һәм туризм министры Елена Юрченко “KITS-2014” Халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсендә катнашырга булган да инде.
Әлбәттә, “KITS-2014” гади күргәзмә генә түгел. Аның кысаларында төрле эшлекле чаралар да булыр, дип уйланыла. Мәсәлән, “Тур Фактор 2014” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру каралган. Шул ук вакытта кунакханәләр бизнесы буенча мастер-класслар да үткәреләчәк. Быелгы күргәзмәдә авыл туризмын үстерү мәсьәләләренә дә игътибар бирергә уйлыйлар. Чараның бу өлеше Татарстан район һәм авыллары катнашында үткәреләчәк.
Чыганак: http://intertat.ru/tt