Исаак Калина Казанга килде
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина Татарстан Республикасына визит белән килде. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү сыйфаты идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова һәм Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллиннар да булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.
Очрашуда сүз Федераль дәүләт мәгариф стандартын тормышка ашырганда туган катлаулы мәсьәләләр турында барган. Россия Федерациясе субъектлары база саналган укыту планнары формалашуына, туган телне өйрәтүгә йогынты ясый аламы? Бу мәсьәлә дә көн үзәгендә булган.
Әңгәмә барышанда Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның туган телләре һәм әдәбиятлары дәреслекләрен төзү һәм раслау, татар халкы һәм Татарстан тарихы, Татарстан географиясе кебек региональ курсларны укыту проблемалары да күтәрелгән. “Диннәр тарихы”н укыту да игътибардан читтә калмый.
Йомгак рәвешендә Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турында сөйләшкәннәр.