Синоним һәм антоним сыйфатлар
30 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Азнакай районы Актүбә 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Гөлгенә Мөнирҗан кызы
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
Уңай психологик халәт тудыру. 3 мин
- Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
- Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
- Кайда булдың? (колак яфрагыннан тоту)
- Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
- Син килдең! (кулларны җәю)
- Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
Балалар, бүгенге дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Минем исемем Гөлгенә Мөнировна. Ә сезнең белән мин дәрес барышында танышырмын. Без бүген сезнең белән төркемләп эшләрбез. Өстәлләрдә мэнэдж мэт. Ул сезне бер командада партнерлар булып эшләргә ярдәм итә торган табличка. Минем кулымда хат бар. Бу хатны сезгә минем укучыларым җибәрде. Әйдәгез әле аны укып карыйк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Синоним һәм антоним сыйфатлар | 21.41 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: