А. Яхин методикасына нигезләнгән әдәбият дәресе 5 нче класс
Тема. Туган илгә мәхәббәт хисе.
Максат.
1. Туган илгә мәхәббәт хиснең эчтәлеген өйрәтү.
2. Сәнгатьле уку өстендә эшне дәвам итү, анализ ясау, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
3. Туган илгә, әти – әниләргә, ата – бабаларга, тарихыбызга, милләтебезгә, телебезгә мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Материал. Яхин А. Г. Әдәбият дәреслеге. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.
Җиһазлау. Г. Тукайның китапларыннан күргәзмә, шагыйрьнең портреты, компьютер, проектор, презентация.
Өйрәнелә торган әсәр. Г. Тукай “Шүрәле” поэмасы.
Дәрес барышы.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән әдәбият дәресен башлыйбыз.
1. Алдагы дәресләрдә узган материалны түбәндәге сораулар ярдәмендә искә төшерү.
Укытучы. Укучылар, хис дип без нәрсәгә әйтәбез?
Укучылар (көтелгән җавап). Хис – ул дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
А. Яхин методикасына нигезләнгән әдәбият дәресе 5 нче класс | 543.51 KB |