Казанда “Җир сәгате” акциясе узачак
28 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
29 март көнне Казанда “Җир сәгате” акциясе узачак. Җир планетасының киләчәгенә битараф булмаган һәркем бу көнне кичке сәгать тугызынчы яртыдан унынчы яртыга кадәр өендәге утны сүндереп торырга тиеш.
Мәгълүм булганча, әлеге акция Кыргый табигать дөньяара фонды тарафыннан һәр елны март аеның соңгы шимбәсендә үткәрелә. Фонд вәкилләре кешелек дөньясын, әйтик, лифт кебек тормыш өчен аеруча мөһим булмаган электр приборларыннан вакытлыча баш тартып, беразга гына булса да, җиргә якынлашырга чакыра.
Быел әлеге акциядә Казан башкарма комитеты белән беррәттән, “Татнефть”, “ТАНЭКО” оешмалары да катнашачак.
Чыганак: http://www.vatantat.ru