“Көз белән очрашу” (зурлар төркеме өчен)
Проектның төре: иҗади-танып белү, күзаллауны киңәйтү проекты.
Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы проект.
Максат: балаларны көз ае белән таныштыру һәм көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру
Бурычлар:
1. Балаларның көз фасылы турындагы белемнәрне камилләштерү; табышмаклар, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр аша көз фасылының матур булуын аңлату;
2. Бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү;
3. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
1. Балалар көз фасылы турында тагын да күбрәк мәгълүмат алалар.
2. Көзге табигатьнең матурлыгын күрә беләләр, кызыксынучанлыклары арта.
Проектта катнашучылар: балалар, ата-аналар.
Проектны тормышка ашыру юллары:
I этап – әзерлек этабы
1. Табышмаклар һәм әйтемнәр әйтү:
- Көз озын килсә, яз соң килер.
- Сентябрь аяз – кыш салкын.
- Башы чалмалы, төбе алмалы. (Бәрәңге)
- Туп түгел – түгәрәк, күсе түгел – койрыклы. (Чөгендер)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Көз белән очрашу” (зурлар төркеме өчен) | 31.98 KB |