Мамадышта педагогларны чүлмәк ясарга өйрәтәләр
Мамадыш шәһәренең 3нче мәктәбе базасында 2 көнлек семинар-практикум оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм технология фәне мөгаллимнәре өчен үткәрелгән дәресләр “Керамика сыйныфында кызыл балчык белән эшләү техникасын өйрәнү һәм тулыландыру” темасы буенча уза. Семинар–практикумда Татарстанның 28 районыннан һәм Мамадышның 29 мәктәбеннән педагоглар катнаша. Алар үзләре белән практик шөгыль өчен 1әр килограмм кызыл балчык алып килгәннәр.
Санкт-Петербургтан килгән “Творец” балалар сәнгать үзәге инструкторлары һәм Урта Кирмән урта мәктәбенең технология фәне укытучысы Илгиз Мөхәммәтҗанов мөгаллимнәрне кызыл балчыктан төрле эшләнмәләр ясау серләренә өйрәттеләр. Семинарда катнашучы һәркем үзен әлеге өлкәдә сынап карады. Ясалган әйберләр махсус мичтә киптерелеп, буялганнан соң, педагогларның үзләренә истәлек буларак тапшырылачак, дип яза “Нократ” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru