Галимнәр “Габдерәхим Утыз Имәни: шагыйрь һәм фикер иясе” темасына түгәрәк өстәл уздыра
27 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
27 март көнне сәгать 10да Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (Казан кремле, Шейнкман ур., 11 (Манеж) “Габдерәхим Утыз Имәни: шагыйрь һәм фикер иясе” дип аталган түгәрәк өстәл уздырыла.
Әлеге чара танылган галим, дин эшлеклесе, мөгаллим Утыз Имәнинең тууына 260 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Аның кысаларында Хатыйп Миңнегулов, Нурмөхәммәт Хисамов, Марсель Әхмәтҗанов кебек бүгенге заманның олуг галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре Утыз Имәнинең XVIII – XIX гасырларда татар иҗтимагый-фәлсәфи фикер юнәлешенә, татар халкының дини традицияләрен өйрәнүгә керткән өлеше, иҗаты, кулъязмалары хакында фикер уртаклашачаклар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru