Көз патшалыгына сәяхәт
Бурычлар: Балаларда сәламәтлек турында, аны саклау һәм ныгыту турында башлангыч белемнәр формалаштыру; Аяк очы, кырые һәм предметларны атлап йөрү күнекмәләрен эшләгәндә игътибарлылык үстерү; Чикләнгән җирлектә йөргәндә тигезлек саклау күнекмәләрен ныгыту; Каршылыклар аша сикерүдә хәрәкәт координациясен һәм җитезлек үстерү; Уеннарда бердәмлек тәрбияләү.
Җиһазлар: Проектор, ноутбук, йомгак, 6 чиләк, яфраклар, кублар, туплар, яшелчә муляжлары, эт маскасы, ленталар.
1 өлеш:
- Балалар, карагыз әле, минем кулымда серле йомгак, ул безне бүген “Көз патшалыгына “алып барыр. Ә ул ерак урманда. Анда серле алан бар ди. Ул “Сәламәтлек аланы” дип атала. Кем дә кем шул аланга эләгә – нык һәм көчлегә әйләнә икән. Әгәр дә шул аланда физик күнегүләр белән дә шөгыльләнсә – ул сәламәткә әйләнә ди. Сез телисезме нык, көчле һәм сәламәт булырга? Сез әзерме юлга чыгарга? Менә мин хәзер йомгакны тәгәрәтеп җибәрәм һәм ул безгә юлны күрсәтер. (Йомгакны тәгәрәтеп җибәрә)
- Безнең юл ерак һәм каршылыклы булыр. Ләкин сез курыкмагыз, бары тик тырыш һәм игътибарлы булыгыз! (Аяк очында, предметларны атлап, сикереп, аяк кырые белән йөрү.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Көз патшалыгына сәяхәт | 10.52 KB |