Быел Кырым мәктәбен тәмамлаучылар өчен Россия вузларында өстәмә бушлай урыннар булдырылачак
РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Петербург мәгариф форумы кысаларында, журналистларга кыска вакытта программалар һәм финанслау системасы стандартларын исәпкә алып, Кырым мәгарифе системасы Россия мәгариф системасына кертеләчәк.
“Кырымда 600 дән артык мәктәп һәм 200 меңнән артык укучы бар, шуңа күрә бу бик тиз түгел, әмма кыска вакытта башкарылачак. Быелгы 9-11 сыйнф укучылары Россия үрнәгендә белем алу турында документ алачак”, - диде министр. Ул, соңгы ике елда Кырым һәм Севастополь вәкилләре Мәскәү Мәгариф һәм фән министрлыгында эшлекле очрашулар уза, ә бүген Санкт-Петербургка төбәк элемтәләрен җайга салырга килделәр.
1 сентябрьгә Кырымның барлык мәктәпләре Россия стандартлары буенча бушлай дәреслекләр белән тәэмин ителәчәк, һәр укытучы интенсив курс һәм квалификация узачак. Министр Кырым мәгариф өлкәсенә миллиард сумнарча кертемнәрне бәяләде. “Төп чыгымнар дәреслекләр алу һәм укытучылар әзерләү белән бәйле түгел, ә инфраструктураны яңарту, мәгариф учреждениеләрен ремонтлау, җиһазлар алуга бәйле. Без аларны киләчәккә инвестицияләр, ә чыгымнар дип санамыйбыз”, - дип ассызыклады Ливанов.
Кырым мәгариф министры Наталья Гончарова ачыклык керткәнчә, гомумблем бирү учреждениеләрендә мәгариф стандартларын кертү өчен 3 елгача срок куелган, ә югары мәктәп өчен – 5.
Шулай ук Кырым мәктәбен тәмамлаучылар өчен Россия вузларында өстәмә бушлай урыннар булдырылачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru