Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни эшләр конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә
Н. И. Лобачевский исемендәге премиягә дәгъва кылу буенча Республика фәнни эшләр конкурсында катнашу өчен заявкалар 14 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе Студентлар лигасы президиумы утырышында 28 нче февральдә расланган.
Конкурс республикада талантлы яшьләрне барлау, яшьләрнең фәнни-тикшеренү эшчәнлеккә кызыксынуын арттыру, сәләт ияләренә матди яктан ярдәм итү максаты белән, ТР Хөкүмәте, ТР вуз ректорлары советы һәм ТР Студентлар лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Конкурс берьюлы 28 юнәлеш буенча үткәрелә. Бәйгедә республиканың урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлегендә белем алучы, яше 30 га кадәр булган студентлар катнаша ала, дип хәбәр итә “ТР Студентлар лигасы” республика иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
qdb
31 Март, 2014 - 20:25
Permalink
бу - геометрия буенча гына
бу - геометрия буенча гына икән: https://ru.wikipedia.org/wiki/%CF%F0%E5%EC%E8%FF_%E8%EC%E5%ED%E8_%CD._%C...
qdb
31 Март, 2014 - 20:32
Permalink
юк, бу башка икән:
юк, бу башка икән: http://www.tatpressa.ru/news/2581.html
qdb
27 Март, 2014 - 12:35
Permalink
студентлар гына катнаша ала -
студентлар гына катнаша ала - моның турында бер коммент язганым бар иде инде, бу да шул ук "вузлар мафиясе" һәм кешеләрне дискриминацияләү булып чыга инде. әмма, шунысы да бар, гади кеше фәнни эшен берәр нинди гади яки фәнни журналда бастыра аладыр, лобачевский конкурсы журналында чыгара алмаса да. ә гади журналда аны чыгармыйбыз дисәләр, аны судка бирергә була, һәм бу лобачевский конкурсын да дискриминация өчен судка бирергә була дип уйлыйм (конституция судына) ...
qdb
31 Март, 2014 - 21:12
Permalink
конкурсның тулы исеме ... среди обучающихся
конкурсның тулы исеме
"Республиканский конкурс научных работ среди обучающихся на соискание премии им. Н.И. Лобачевского"
"среди обучающихся" дигән сүзе булгач ярыйдыр. ләкин кайбер яңалык башлыкларында бу сүз төшереп калдырыла...
qdb
9 Апрель, 2014 - 09:27
Permalink
әмма гаепләүдән баш тартмыйм
әмма гаепләүдән баш тартмыйм
рөстәм миңнехановка твиттерда яздым әле:
https://twitter.com/qdinar/status/453449895324966912
@RusMinnikhanov http://alga.tatarstan.ru/rus/konkurs.htm "не могут ... не ... высшего", https://vk.com/wall-34858234_165 "могут ... очного ..." #дискриминация