belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > КФУ студентлары “Мәдәни башкала” халыкара конкурсы Гран-приена лаек булган

КФУ студентлары “Мәдәни башкала” халыкара конкурсы Гран-приена лаек булган

24 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яңалык
belem.ru яңалыклары

17-23 март көннәрендә Санкт-Петербургта “Мәдәни башкала” исемле V халыкара ачык конкурс узган. Казан федераль университеты Яр Чаллы институтының “Сәйяр” халык бию ансамбле Гран-прига лаек булган. Бу хакта КФУ ның рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Мәдәни башкала”да катнашу өчен заявкалар алты юнәлеш: вокал, хореография, уен коралларында уйнау, театр, мода театры һәм оригиналь жанр юнәлешләре буенча кабул ителгән. Гран-при һәр юнәлештә иң яхшыларга тапшырылган. Конкурс чыгышларыннан тыш, кунакларны онытылмас иҗади очрашулар, эксклюзив мастер-класслар һәм фестиваль концертларында катнашулар көткән.

“Мәдәни башкала” Санкт-Петербургның иң яхшы концерт мәйданнарында узган һәм якшәмбе көнне Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган, дип хәбәр итә КФУның Яр Чаллы институты матбугат хезмәте.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.03.2014 - 15:18): http://belem.ru/node/5106