Мәктәп укучылары арасында суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелеге
24 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Бүген, 24 мартта, шәһәр тибындагы Балык бистәсе поселыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында суднолар моделе спорты буенча Россия Беренчелегенең ачылу тантанасы узачак.
22-28 мартта булачак ярышларда Россиянең 22 субъектыннан региональ этапта җиңү яулаган 100гә якын спортчы катнашачак.
Катнашучылар арасында Россия Беренчелеге җиңүчеләре, спорт мастеры кандидатлары да бар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2014 елның 27 мартында 12.00 сәг-тә узачак.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat