Чирмешәндә “Мин татарча сөйләшәм!“ район конкурсында чуваш, рус, мордва, әрмән балалары катнашты
21 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Район балалар сәнгать мәктәбендә көне буе татар сөйләме, татар җырлары яңгырады. Хәтта “әтәч“ тә татарча кычкырды.
“Татар телен яхшы белү өчен иң элек аралашу кирәк, – ди Югары Кармалкадан 9 нчы класс укучысы Алиса Куручбаева. – Мин татарча спектакльләр карарга яратам. Сүзлекләр дә кулланып, татар теле буенча биремнәрне үзем эшлим”. Бәйгедә кечкенәләр арасында Альбина Капитонова (Чирмешәннең 2 нче мәктәбе), урта төркемдә Ольга Палаткина (Чирмешән лицее), өлкәннәр арасында Любовь Лупанова (Чирмешәннең 1 нче мәктәбе) беренче урынны яуладылар.
Укытучылар арасында да татар телен “су кебек эчүчеләр“ бар икән. Чирмешән лицееннан Татьяна Кудряшова чараларны да рәхәтләнеп татар телендә үткәрә ала, дип хәбәр итә “Чирмешән” басмасы.