Дәүләт университетларында уку кыйммәткә төшә
29 Jul, 2008 Сылу 0
Абитуриент төрле уку йортын сайлый ала. Бу дәүләт югары уку йорты да, дәүләт карамагында булмаган белем оешмасы да булырга мөмкин. Моңарчы кызлар–егетләр дәүләт югары уку йортларын сайлады. Бу аңлашыла да, бирегә бюджет хисабына укырга керергә мөмкин. Түләп укысаң да, бәяләр кесәгә сукмый иде.
Ләкин 2008 елда дәүләт университетында уку шәхси уку йорты белән чагыштырганда 20–25 процентка кыйммәтәрәк булып чыкты. Нәтиҗәдә, дәүләти булмаган югары уку йортларны сайлаучылар кискен күтәрелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, аларда 17 процент студент белем ала.
Әле кайчан гына, 2003 елда шәхси белем бирү оешмаларында 344 мең студент укыса, 2007 елда бу сан 423 меңгә күтәрелгән.