Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары (татар әдәбиятыннан электив курс)
18 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Байсар урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы
Әлеге электив курс IX – XI сыйнфларда 17 сәгатькә исәпләнгән. Милли – төбәк компоненты укучыларның белемен тирәнәйтүдә чыганак булып тора. Туган якның күренекле кешеләре турында белемнәр туплау өчен бу курсның әһәмияте зур булыр дип уйлыйм.
Курсның исеме: Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары.
Курсның максаты:
Актаныш ягыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр һәм аларның иҗаты, әдәбият белгечләре турында өстәмә белем бирү.
Курсның бурычлары:
- туган як язучыларының тормыш юллары, иҗатлары белән танышу;
- аларның татар әдәбиятына, тарихына керткән өлешләре турында күзаллау булдыру;
- тарихи, тәрбияви, әхлакый характердагы әсәрләргә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып барырга;
- алган белемнәрне гамәлдә куллану;
- фәнни эзләнү күнекмәләре формалаштыру
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары (татар әдәбиятыннан электив курс) | 16.37 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: