«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүдә уен методын куллану» темасына чыгыш
“Олы кеше өчен эш, эшчәнлек нинди урын тотса, бала өчен уен да шундый ук әһәмиятле”- дигән Макаренко. Уенда бала үзен ничек тотса, эштә дә шулай булачак. Шуңа күрә, булачак кеше, иң беренче чиратта, уен вакытында тәрбияләнә. Уенны балалар өчен “тормыш мәктәбе “ дип атау дөрес булыр, минемчә. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары; 3) сүзле уеннар.
Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүдә уен методын куллану» темасына чыгыш | 21.28 KB |