Балалар бакчасы мәктәпкә күченде
17 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яңа Чишмә районының Акбүре мәктәбендә “Кояшкай“ балалар бакчасы өчен яңадан үзгәртеп корылган сыйныф бүлмәләрен ачу чарасы булып үтте. Район башлыгы Вячеслав Козлов балалар бакчасы мөдире Гөлсирә Хөснуллинага символик ачкыч тапшырды.
Мәктәптәге буш сыйныф бүлмәләрен һәм биналарны үзгәртеп кору буенча төзелеш эшләре 2013 елның җәендә район бюджеты акчаларына башланган иде. Әлеге максатларга 600 мең сумнан артык акча тотылган. Яңадан җиһазландырылган сыйныфларда уңайлы һәм якты уен, йокы бүлмәләре, ашханә һ.б. булдырылган. Хәзер балалар бакчасына 8 бала йөри.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru