Бәллүр пеликан хуҗасын көтә!
28 Jul, 2008 Сылу 0
25нче июнь көнне “Россиянең ел укытучысы” Россиякүләм конкурсының оештыру комитеты соңгы этапның үкәрү тәртибен хәл итте. Димәк, бик тиздән Бәллүр пеликан үзенең яңа хуҗасын – абсолют җиңечесен табачак. Алдагы хәбәрләрдә ассызыклаганча, быел беренче тапкыр җиңүчеләр саны биштән унбишкә күтәрелде. Элек алар лауреат буларак кына бүләкләнә иде.
Укытучылар түземсезлек белән 18–22 август көннәрендә Мәскәү шәһәрендә узачак инструктив–методик семинарны көтә. Чөнки нәкъ биредә катнашучылар конкурентлар белән таныша, алда узачак конкурсларга әзерләнә алачак.
Семинар планында танылган педагогларның лекцияләре, төрле елларда “Ел укытучысы”нда җиңү яулаган укытучылар үткәрәчәк мастер–класслар һ.б. каралган.
Чыганак: www.ug.ru