Февраль аеның иң яхшы ресурсы авторын котлыйбыз!!!
Февраль аеның иң яхшы ресурсы дип порталыбыз кулланучылары Гибасева Эльмира Мансур кызының (Апас районы Кабык Күпер урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дәресе планын таныды. Әлеге ресурс 2 атна дәвамында үткәрелгән сораштыруда иң күп тавыш (41 тавыш) җыйды.
Февраль аенда Белем.ру порталының әлеге бәйге-акциясе турында инде күбрәк кеше белде һәм сораштыруда катнашучылар саны да шактый артты. Шушы ике атна дәвамында сораштыру битен караулар саны 800 дән артты, барлык тавышлар саны 112 гә җитте.
Кулланучылар бу айда күпчелек өч ресурс өчен үз тавышларын бирделәр (порталда урнаштырылган 16 ресурс арасыннан). Тавышлар саны буенча Чулпан һәм Ландыш Шәйдуллиналарның "Илһам чишмәләре тынмасын!" ресурсы икенче урында (40 тавыш) булса, Замалиева Фәридә Гаптулбариевнаның "Исем. Кабатлау" хезмәте өченче урынны яулады (15 тавыш).
"Февраль ае ресурсы" авторын тагын бер кат әлеге исем яулавы белән котлыйбыз, порталның сертификатын һәм акциянең иганәчесе Г.Камал исем. татар дәүләт драма театрына бушлай билет алу өчен портал идарәсе белән элемтәгә чыгуын көтеп калабыз!
p.s. Айның иң яхшы ресурслары белән хәзер аерым биттә танышып була.