Зәй балалары Швециядә чыгыш ясады
Бу көннәрдә шәһәрнең берничә иҗат төркеме Швециядән зур уңышлар белән кайтты.
«Салют талантов» дип аталган Казан – Санкт-Петербург – Хельсинки – Турку – Стокгольм халыкара проектында «Школьные годы» ансамбленең – кечкенәләр, «Легенда»ның өлкәннәр төркеме I дәрәҗә лауреатлар булды. Хореография-соло буенча урта төркемдә Елизавета Скарликова (“Школьные годы”) һәм өлкән төркемдә Яна Яковлева (“Легенда”) II дәрәҗә лауреат исемен яулый. Нәфис сүз осталары – Иван Воронин, Айгөл Трутдинова, Екатерина Веселова (5нче мәктәп укучылары) II дәрәҗә лауреат исемен ала. Ә иң яшь катнашучы – 8 яшьлек нәфис сүз остасы Софья Густова (4нче мәктәп) махсус бүләккә ия була. Фестиваль шартлары буенча I дәрәҗә лауреатлар кабат суперфиналга чакырыла, дип яза “Зәй офыклары” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru