8 Март бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 Mar, 2014 root 0
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне язның беренче матур һәм күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән тәбриклибез!
Тормышыгыз шатлык-бәхетләргә бай булсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен, сезгә карата хөрмәт һәм наз ел дәвамында сүрелмәсен һәм көн дә булып торсын! Күңелләребезгә язның җылы нуры булып кергән әлеге гүзәл бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
Зур ихтирам белән, "Белем.ру" порталы редакциясе