belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Татарстанның ике югары уку йортының лицензиясен алдылар

Татарстанның ике югары уку йортының лицензиясен алдылар

3 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яңалык
belem.ru яңалыклары

Россия күләмендә 126 югары уку йортының укытуга рөхсәт бирә торган лицензияләре алынды. Шулар исәбендә Татарстанның ике югары белем бирү йорты да бар.

Быел мәктәпне тәмамлаган абитуриентлар “Көнчыгыш икъдисади-юридик гуманитар академиясе” нең Әлмәттәге филиалына һәм “Нижегород шәһәренең Н.А.Добролюбов исемендәге лингвистик дәүләт университеты”ның Казандагы филиалына укырга керә алмаячак.

Бу уку йортларының рөхсәт кәгазьләре 2013 елның 1 сентябреннән 2014 елның февраленә кадәр булган лицензияләр реестрыннан төшереп калдырылган.

Чыганак: http://tatarile.org

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 03.03.2014 - 13:42): http://belem.ru/node/5036