Лениногорскида дүртенче сыйныф укучысы Россиянең Халыкара энциклопедиясенә кертелде
28 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Татарстанның Лениногорск шәһәре 8нче урта мәктәбе укучысы Юлия Китова «Сәләтле балалар Россиянең киләчәге» Халыкара энциклопедиясе реестрына кертелде.
Әле дүртенче сыйныфта гына укуына карамастан, ул күп кенә иҗади бәйгеләрдә катнашырга һәм аларда призлы урыннар яуларга өлгерде инде. «Сәләтле балалар Россиянең киләчәге» балалар Россиянең киләчәге» энциклопедиясенә Юлия Китова нәкъ менә муниципаль, республика, Бөтенроссия, Халыкара дәрәҗәдәге конкурс һәм чараларда ирешкән уңышлары һәм казанышлары өчен кертелде. Энциклопедиянең бүләк нөсхәсеннән тыш, аңа таныклык һәм «Сәләтле бала» медале тапшырылды.
Чыганак: http://intertat.ru/tt