Быел Татарстанның капиталь ремонт ясалачак мәктәпләре исемлеге һәм шуңа биреләсе суммалар тәгаенләнгән
Быел Татарстаның 160 мәктәбендә, шул исәптән Казанның 26 мәктәбендә (25 гомуми белем бирү һәм 1 корекцион), капиталь ремонт үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2014 елда капиталь ремонт ясалачак гомуми белем бирү учреждениеләре исемлеге һәм һәркайсына биреләсе сумма (лимит) ТР Министрлар кабинетының 2013 елның 25 ноябреннән 2387 нче номерлы боерыгы нигезендә расланган. Әлеге исемлек ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Быел мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасын финанслауның гомум лимиты - 2,5 миллиард сум. Татарстан башкаласы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау өчен 544 миллион сум акча каралган, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru