“Kazan Open-2014” турнирында студентларның 24 командасы үзен күрсәтте
“Kazan Open-2014” дип аталган парламент дебатлары буенча оештырылган турнир нәтиҗәләре билгеле булды.
Турнирда Татарстан һәм күрше төбәкләрдәге югары уку йортлары студентларының 24 командасы катнашкан. Чувашиянең танылган спикеры Артур Герасимов турнирның баш казые булган.
Турнир барган ике көн эчендә 5 раунд, ярымфинал һәм финал уйнатылып, финал уеннарының узган. Аның темасы, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Бу палата фикеренчә, хатын-кызлар, армиядә хезмәт итәргә хокуклары булган илләрдә, ир-атлар белән бертигез дәрәҗәдә хезмәт итәргә тиеш” дип атала һәм шушы актуаль темага бәхәс алып барылган.
“Kazan Open-2014”ны оештырган Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хәбәр иткәнчә, финал уеннары нәтиҗәсендә, “Альбина – хыялым балыгы” (составта - Рамир Әсәдуллин һәм Роман Егоров) командасы турнирның җиңүчесе булган. Спикерлык турнирының җиңүчесе – “Шәхсән үсеш тренингы” командасыннан Михаил Шуганов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru