Азнакайда төбәкара фәнни-гамәли конференция узды
Азнакай районында “Туган ягым – яшел бишек” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Лениногорск районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз якларының күренекле шәхесләренә багышланган эшләрен тәкъдим итте.
Әлеге чара “Чын мирас” журналы, Казан федераль университетының Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Азнакай мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика үзәге тарафыннан оештырылды.
Мәдәни мирасны барлау юнәлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына зур миссия йөкләнгән. Алар конференциягә зур әзерлек белән килгән, йөздән артык саллы хезмәт әзерләгәннәр.
Конференциядә катнашучылар дүрт секциягә бүленеп эшләде. Аларның якташ язучылары иҗатына күзәтүләре, сугыш һәм тыл геройларына, сәнгать осталарына багышланган, мемориаль комплекслар турында язмалары галимнәр тарафыннан югары бәяләнде, җиңүчеләр бүләкләнде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru