Танылган татар шагыйре, кинодраматург, публицист Әхмәт Гадел исемен мәңгеләштерү юнәлешендә матур эшләр башкарыла
Танылган татар шагыйре, кинодраматург, публицист Әхмәт Гадел (Гаязов), вафатыннан соң, Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылы зиратында – әти-әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән иде. Узган ел көз Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары җитәкчелеге матди ярдәме белән, Әхмәт Гаделнең каберенә чардуган белән кара мәрмәрдән затлы таш куелды.
Искәртеп үтәбез: Әхмәт Гаязовның әтисе Һади абый Бөек Ватан сугышыннан кайткач, гаиләсе белән Мамадыш районының Ак Чишмә авылыннан Шомырбаш урманчылыгына күчеп киткән һәм озак еллар шунда гомер иткән.
Һәм менә... урта мәктәптә авыл тарихы музее оештырып, аның бер бүлеген әдипкә багышлаганнар. Шушы музей ачылу уңаеннан, район күләмендә Гаязов укулары да оештырдылар. Әлеге чараларга башкаладан, Балык Бистәсеннән һәм Мамадыштан күп санлы кунаклар җыелган иде: Әхмәт Гаделнең улы, язучы Ихтияр Гаязов, аларның туганы Фәнил Низамиев, шагыйрьләр һәм язучылар Шаһинур Мостафин, Рафаил Газизов, Нурулла Гариф, Рифат Җамал, Варис Гали, Казан энергетика университеты галиме Ринат Нуруллин, Югары Ушма урта мәктәбе директоры Сабирҗан Мөхәммәтҗанов.
Зур Мәшләк авылы мәктәбе директоры Рафыйк Закиров әлеге музейны оештыруда мөгаллимә, укучыларның “Алтын каләм“ әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Валентина Вафинаның, эшмәкәр Нияз Шәмсетдиновның, галим Ринат Нуруллинның, Ихтияр Гаязовның өлеш кертүләрен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте.
Кунаклар исә музейга бүләкләр белән килгәннәр. Ихтияр әтисенең күп әсәрләрен ак кәгазьгә төшгән язу машинкасын, язучылар һәм шагыйрьләр үз китапларын бүләк иттеләр. Рафаил Газизов, җанлы, эчкерсез күңелле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган каләмдәшебезне шулай зурлаганнары өчен, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәтләрен җиткереп, музейга “Мамадышым – язмышым. Мамадыш – судьба моя“ китабын тапшырды. Аннан сыйныфларда төрле фәннәрдән Гаязов укулары башланды. Аларда укытучылар һәм укучылар гына түгел, кунаклар да чыгышлар ясадылар, Әхмәт Гадел турында истәлекләре белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә Мамадыш журналисты Минневарис Мингалиев.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru