“Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция була
21-22 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Татар телендә үткәреләчәк әлеге чарада Россия Федерациясенең, шул исәптән Татарстан Республикасының, мәктәп-гимназияләрендә укучы 9-11 нче сыйныфлардан алып урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына кадәр яшьләр чакырылган.
Филология һәм культурология арасында нәтиҗәле диалог урнаштыру юлларын эзләүне, укучы яшьләрне фәнни проблемаларга тартуны һ.б. максат иткән конференциядә фикер алышулар секцияләрдә түбәндәге темаларны ачуга корылган.
1.Татар лингвокультурологиясенең теоретик һәм практик аспектлары; милли холыкның (менталитетның) телдә чагылышы; халыкның рухи һәм матди культурасының телдә чагылышы.
2.Телнең җәмгыять һәм культура белән үзара бәйләнешләре; иҗтимагый культура үзгәрешләренең һәм үсешенең телдә чагылышы.
3.Югары (урта) һөнәри белем һәм төбәк мәдәнияте; тел һәм әдәбият укытуда лингвокультурологик состав кисәге.
4.Телләрне (татар-инглиз, татар-немец, татар-рус, татар-чуваш һ.б.) чагыштырып өйрәнү тәҗрибәсе.
5.Мәдәниятара багланышта һәм тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар.
6.Татар язучылары әсәрләрендә дөнья телләре картинасы чагылышы һәм авыз иҗаты лексикасының этномәдәни үзенчәлекләре.
Конференция кысаларында түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, мәдәни чаралар да каралган.
Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан шундый белешмә алынды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru