Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы – 11 нче сыйныфларында укучы татар балалары арасында татар теленнән уздырылган республика олимпиадасының кайбер нәтиҗәләре
2014 нче елның 14 нче – 16 нчы февралендә “Регина” шифаханәсендә рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы – 11 нче сыйныфларында укучы татар балалары арасында татар теленнән уздырыла торган чираттагы республика олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадада барлыгы 144 укучы катнашты. Укучыларның эшләренә бәяне түбәндәге жюри әгъзалары бирде: Харисов Ф.Ф., педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУның татар теле һәм аны укыту кафедрасы мөдире, Харисова Ч.М., педагогика фәннәре докторы, КФУның татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, КФУның татар теле һәм аны укыту кафедрасы доцентлары, филология фәннәре кандидатлары Хөснетдинов Д.Х., Юсупов А.Ф., Гайнуллина Г.Ф. һәм Казан техник университетының доценты филология фәннәре кандидаты Биктимирова А.Р. Укучыларның язу процессы Татар конгрессыннан килгән хезмәткәрләр күзәтчелегендә узды.
Узган елгы бәйгеләр белән чагыштырганда, быел укучыларның татар теленнән әзерлекләре югарырак дәрәҗәдә иде. Алар тестларны, грамматик биремнәрне, нигездә, яратып башкарганнар. Ләкин олимпиада биремнәре мәктәп программасы нигезендә төзелгән булуга карамастан, призлы урыннар белән ахыргы урыннар арасында аерма шактый. Әлбәттә, бу күренеш укытучыларны уйландырырга тиеш.
Укучылар сорауларга җаваплар язганда, жюри әгъзалары укытучылар белән телебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, урта һәм югары белем бирү системасында күзәтелгән проблемалар һәм аларны чишү юллары, татар теле фәненә караган кыен очраклар турында ике як өчен дә файдалы булган очрашу уздырды.
Безнең уебызча, ял вакытында “Сәләт” яшьләр үзәгеннән килгән вәкилләрнең чыгышлары да балаларның күңеленә хуш килгәндер.
Олипиаданың йомгаклау һәм бүләкләү өлешендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин катнашты. Ул үзенең чыгышында җиңүчеләрне һәм призерларны ихлас күңелдән тәбрикләде, олимпиада хәрәкәтенең телне үзләштерү өчен гаять зур этәргеч ясавын һәм бу уңайдан, мөгаллимнәрнең ролен ассызыклады. Нәтиҗәдә командалар арасында беренче урынга Азнакай районы, икенче урынга Чистай шәһәре, өченче урынга Әгерҗе районы чыкты. Укучылар арасында җиңүчеләр түбәндәгеләр: Яр Чаллы шәһәренең 18 нче лицееннан Хәбибуллина Гүзәл, Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясеннән Рамазанова Айгөл, Азнакай шәһәренең 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Хисаметдинова Диләрә. Моннан тыш һәр сыйныфтан уникешәр призер билгеләнде. Без аларның барысын да тагын бер тапкыр зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә туган телебезне тирәнтен өйрәнүдә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat