Казан духовная семинариясендә татар теле буенча факультатив дәресләр башланды
Казан духовная семинариясендә татар теле буенча факультатив дәресләр башланды. Дәресләр агымдагы уку елында икенче семестр дәвамында укытылачак.
Шулай итеп, семинариядә октябрь инкыйлабына кадәр булган традицияләрнең берсе кире кайта. Билгеле булганча, ул чорда татар теле Казан духовная академиясендә һәм семинариясендә укытылган. 1855-1870 елларда семинариядә күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри белем биргән.
Хәзер семинариядә дәресләрне Казан федераль университетының чит ил гражданнары өчен әзерлек бүлеге факультетының гуманитар фәннәр кафедрасы укытучысы Гөлнара Фәрхетдинова бирә.
Факультативка, бакалавриат студентларыннан тыш, татар телен өйрәнергә теләгән магистрантлар һәм семинариянең администрация вәкилләре дә йөри ала, дип хәбәр итәләр әлеге уку йортыннан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru