Петровка Завод мәктәбендә студентлар белән очрашу бик күңелле узды
11 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
8 февральда Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Чыгарылышлар белән очрашу кичәсе" узды. Мәктәпне тәмамлап, уку йортларына кергән студентлар андагы уку шартлары, беренче көннәрне булган дулкынлануры, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр. Алар югары сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр. Рәхмәтле укучылар студентларга "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" күрсәттеләр, "Безнең кадерле һәм яраткан чыгарылышлар" дигән презентация ясадылар. Кичәне Раилә Фәретдинова һәм Радмир Шәрхемуллин алып бардылар. Һәрбер студент "Теләкләр агачы"нда теләкләр язып калдырды.
Чыганак: http://www.sarman-rt.ru/tt