Санамышлар бәйгесе
11 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Уен – баланың төп шөгыле. Ләкин бу – буш вакытны уздыру чарасы гына түгел, ә баланың физик һәм акыл үсеше өчен бик файдалы күнекмә дә булырга мөмкин. Уеннарда еш кына санамышлар да әйтелә.
“Гаилә һәм мәктәп” журналы билгеле бер төбәккә яки гаиләгә хас булган уеннарда әйтелә торган кызыклы санамышларга бәйге игълан иткән иде. Сынамышларны кабул итү вакытын тагын бер атнага озынайтабыз.Атна азагына кадәр сездән хатлар көтеп калабыз.
Адресыбыз: 420066, Казан шәһәре, Чистай ур., 5. а/т 135 яки gaila-mektep@mail.ru. Бүләк: 2014 – Елкы елы булганлыктан, йомшак уенчыгыбызны да шуңа туры китереп сайладык.
Чыганак: Гаилә Мәктәп журналы