Татарстан тәрбиячеләре өчен махсус форум оештырыла
11 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Казанда 26 февральдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен “Татарстан перспективасы. Мәгариф. 3.0” дип аталган форум узачак.
Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
2013-2014 уку елы Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителгән.
Форумда Федераль мәгарифне үстерү институты вәкилләре катнашачак. Конференциягә республика балалар бакчаларында эшләүче 500 педагог чакырулы.
Җыенда “Мәгариф турында”гы законда һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартында каралган яңа идеяләрне тормышка ашыру турында фикер алышу көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru