XX гасыр ахыры XXI гасыр башы балалар шагыйрьләре иҗатында милли, рухи, әхлакый кыйммәтләр һәм милли характерлар чагылышы
Ни аяныч булса да, хакыйкатьнең күзенә туры карарга мәҗбүрбез: бүген җәмгыятьтә өр-яңа буын – рухи яктан гарип буын – формалашып килә. Өендә, бакчада, мәктәптә ана телендә аралашмаган, аралашырга теләмәгән, аралашудан мәхрүм ителгән татар баласының киләчәген күзаллау да куркыныч. Теленнән, моңыннан, милләтенең рухи тамырларыннан коточкыч тизлек белән ераклашып баручы бүгенге буын вәкилләренең күзендә – бушлык, кансызлык. Ата-ана назыннан битәр, күбрәк урам һәм компьютер, телевизор тәрбиясе алган сабыйларның йөзендә самимилек күрермен димә. Бишектән төшүгә үк аларны сугыш һәм көчләү идеясе шыплап тулган мультфильмнар “тәрбияли” башлый. Иң куркынычы – һәрдаим вакыт юклыкны сәбәп иткән олылар белән бергә, балалар да табигатьтән аерылып бара. Ә бит кояш нурын йотып уйнаган балыкларны, чишмәләргә чума-чума биешкән чиләкләрне, кош көтүен күккә чөйгән каеннарны күрергә сәләтле баланың күңелендә шәфкатьсезлеккә урын калмас иде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
XX гасыр ахыры XXI гасыр башы балалар шагыйрьләре иҗатында милли, рухи, әхлакый кыйммәтләр һәм милли характерлар чагылышы | 40.32 KB |