1 нче гыйнвардан 27 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасында гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында иң яхшы физик әзерлек буенча республикакүләм конкурсының муниципаль этаплары үткәрелде
6 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
1 нче гыйнвардан 27 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасында гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында иң яхшы физик әзерлек буенча республикакүләм конкурсының муниципаль этаплары үткәрелде. Әлеге этап 36 муниципаль район һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 240 гомумбелем бирү оешаларыннан 1200 укучы катнашты.
Конкурс түбәндәге программа буенча оештырылды: катнаш эстафета, урыннан озынлыкка сикерү, 60 метрга кадәр йөгерү, биек перекладинада тартылу (малайлар), тәбәнәк перекладинада ятып тартылу (кызлар), пулялар ату, гранат ыргыту.
Муниципаль этапта җиңүчеләр 22 февральдә Спасс муниципаль районында үтәчәк финал ярышларында катнашачаклар.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat