Бердәм дәүләт имтиханы оештыру һәм уздыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды
2014 нче елның 9 нчы гыйнварында Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән планлаштырылган чаралар кысаларында агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы оештыру һәм уздыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә мәгариф һәм фән өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль федераль хезмәте, Педагогик үлчәмнәр федераль институты, Россия Федерациясенең тест үткәрү үзәге, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, “Ростелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстандагы филиалы вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының бердәм дәүләт имтиханы уздырудагы уңай тәҗрибәсе билгеләп үтелде.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru