Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк
Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк. Алар – ТР Мәгарифне үстерү институты, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан федераль (Идел буе) университетының мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча белән шөгыльләнүче Идел буе төбәкара үзәге. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр ителде.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, дәүләт сәясәте нигезләре курсы һәм норматив хокукый документлар белән тәэмин итү ТР Мәгарифне үстерү институтына йөкләнә. Аның базасында курсларның сыйфаты буенча бердәм мониторинг үткәрү көтелә.
Предметлар һәм аларны укыту методикаларын бирү белән алда санап үткән вузлар шөгыльләнәчәк.
Тагын бер яңалык квалификация күтәрүнең җыелма системасын сынап карарга җыенудан гыйбарәт.
“Педагогик хезмәткәрләр аттестация узганда методик хезмәтләр аларның курсларда тиешле вакытта укуын гына түгел, педагогларның тулаем һөнәри үсешен даими күзәтеп торырга тиеш”, - диде министр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru