Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте киңәйтелгән хисап җыелышы уздыра
30 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
19 февраль көнне сәгать 12дә Пензаның “Молодежный” концертлар залында Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән хисап җыелышы булачак. Чарада өлкәдәге милләттәшләрне оешманың 2014 елга булган перспектив планнары белән таныштыру күздә тотыла.
Җыелышның рәсми өлеше төгәлләнгәч, губернаның татар артистлары катнашында концерт булачак, дип белдерә мохтарият сайты.
Моннан тыш, мохтариятнең башкарма комитеты Пензадагы Татар мәдәни үзәгендә һәр чәршәмбе кичендә утырышлар уздыра.